Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2020, 22:10

Янаулар ялган булып кына кала күрсен

14 мартта билгесез затлар һавада булган дүрт самолет бортына шартлаткыч куелу турында хәбәр иткән.

Шереметьево аэропортының электрон почтасына Мәскәү - Төмән, Иркутск - Мәскәү, Мәскәү – Чиләбе, Новосибирск- Мәскәү рейслары буенча очкан самолетларга шартлаткыч куелу турында аноним хәбәр килә. Мәскәүдән Чиләбегә очучы рейс ашыгыч рәвештә Казан аэропортына төшә. Калган өч самолет маршрутны үзгәртми һәм билгеләнгән пунктларга оча.
Соңгы атнада 10 самолетка шартлаткыч куелу хакында хәбәр алынган. Барлык янаулар да ялган булып чыкты.
Читайте нас: