Бу ял көннәрендә Уфада узучы Башкортстан умартачыларының икенче төбәк съездында Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев шундый фикер белән чыгыш ясады.
“Хәзерге вакытта умартачылар төрле авырлыклар һәм каршылыклар белән очраша. Рапс басуларында инсектицидлар куллану аркасында узган ел 2 млрд. сум күләмендә зыян килде",- диде депутат. Ул шулай ук «Умартачылык турында» Федераль закон өстендә эшләү турында да сөйләде.
Иван Сухарев билгеләп үткәнчә, умартачылык белән бәйле барлык мәсьәләләрне җайга салучы бердәм Федераль документ кирәклеге күптән туды. Русиянең кайбер төбәкләрендә андый законнар кабул ителгән дә инде