Уфага микроавтобуслар Стәрлетамак шәһәренең “Колхоз базары” мәйданыннан, ә кирегә Уфаның Көньяк автовокзалыннан кузгалачак. Автобуслар һәр көнне 5:00 тән 23:00 сәгатькә кадәр хәрәкәт итәчәк. Алар Уфа аэропортында тукталыш белән йөриячәк. Автовокзалдан йөрүче Уфа-Стәрлетамак маршруты да калачак. Әлегә кадәр шәһәрнең “Колхоз базары” мәйданыннан, Башкортстан башкаласына бары тик шәхси автобуслар гына йөргән.