Компаниядән хәбәр итүләренчә, ир-атның электр өчен түләмәү аркасында 162 мең сум бурычы җыелган. Оешмада энергия бирүне туктатып тору турында карар кабул ителгән. Әмма бурычлы кеше үз йортын үзенчә якларга булган – агач күсәк белән электромонтерга һөҗүм иткән. Шулай ук ул түләү документларын юк итә һәм зыян күрүченең машинасын урлап качарга омтыла.
Зыян күрүче медицина учреждениесендә тикшерү узган, анда алынган травмаларны теркәгәннәр. Шуннан соң ул хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгатылса, Шакша кешесе бушлай электрлы бинага урнаштырылырга да мөмкин.