Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2020, 13:10

Коронавирус Ростуризм эшчәнлегенә үзгәрешләр кертте

Ростуризм һәм «Тур ярдәм» ассоциациясе коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, чикләүләр белән бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линия ачты.

Ростуризм һәм «Тур ярдәм» ассоциациясе коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, чикләүләр белән бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линия ачты. Туристлар тәүлек буе эшли торган 8-499-678-12-03 телефонына, шулай ук 8-915-117-04-51 номеры буенча, дүшәмбедән җомгага кадәр, 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр шалтырата ала.
Ведомствода хәбәр ителгәнчә, хәвефсезлек режимы белән бәйле рәвештә, Кытай, Италия, Иран кебек илләргә барырга тәкъдим ителми.
Шулай ук Русия территориясеннән Германия (Берлин, Франкфурт һәм Мюнхеннан кала), Испания (Мадрид һәм Барселонадан тыш), Франция (Париждан тыш) кебек илләргә вакытлыча чикләүләр кертелгән.
16 марттан Европа Берлегенең барлык илләре, Норвегия һәм Швейцария дәүләтләре башкалаларыннан тыш рейслар вакытлыча чикләнгән. Әлеге шәһәрләргә Мәскәүдән кире рейслар чикләнмәгән.
Читайте нас: