Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2020, 22:15

Италиядә коронавирустан бер тәүлектә 250 кеше үлгән

Узган тәүлектә Италиядә коронавирус корбаннарының саны 1266га җиткән. Явыз вирустан 13 март көнне 250 кеше үлгән.

Шимбә көнне инфекция йоктыручыларның гомуми саны 17 660 кешегә җиткән. Мондый мәгълүматлар авыру буенча статистиканы алып баручы Worldometers сайтында китерелә.
Җомга көнне, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) генераль директоры Тедрос Гебрейесус Европаны коронавирус пандемиясе үзәге, дип атады. Авыру очраклары Кытай күрсәткечләреннән дә артып киткән. Иң катлаулы хәл Италиядә күзәтелә.
12 мартта Италия премьер-министры Джузеппе Конте илдә коммерция эшчәнлеген туктату турында игълан итте. Ил буенча рестораннар, барлар, кибетләр, театрлар һәм башка күңел ачу биналары ябылган.
Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяның 123 илендә зарарланган кешеләрнең саны 132 меңнән артып киткән, 5 меңгә якын пациент үлгән.
Читайте нас: