Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2020, 18:35

Ат шәһәр күрергә качкан

Уфада «Терра Башкортстан» турниры вакытында ипподромнан ат качкан.

14 мартта Уфада «Акбузат» ипподромында быел беренче «Терра Башкортстан» ат-спорт турнирында гадәттән тыш хәл булган. Бу хакта «Фейсбук» та үз битендә Башкортстанның матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Артур Вәлиев хәбәр итте.
«Уфа ипподромыннан ат чыгып качты. Моны үз күзләрем белән күрдем. Финиш алдыннан ул уңга борылды һәм бензоколонка аша шәһәргә юл алды. Әлеге ат финишка соңгы булып килде. Хурлыкка түзмичә качкандыр, мөгаен”, -дип язган Артур Вәлиев.
Ат чабышы турнирларын яратучылар, ярышлар вакытында мондый очракларның сирәк күренеш түгеллеген билгеләп үтә.
Башкортстанда туризм буенча эксперт Артур Иделбаев «Башинформ» агентлыгына, бу хәлнең ярымфинал вакытында булуын аңлатты. Шәһәр күрергә качкан атны тиз арада ипподром территориясенә кайтарганнар.
Читайте нас: