Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2020, 18:10

Уфада яңа вәкиллек ачылды

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Уфага килде.

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Уфага килде.
Кичә аэропортта аны Татарстан хөкүмәтенең Башкортстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Ранэль Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин каршы алды.
Бүген ике көнлек эш сәфәре кысаларында Вәсил Шәйхразиев һәм Альфред Дәүләтшин Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Анда Бөтенрусия татар дин әһелләре форумына әзерлек турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, Оештыру комитетын төзү 18 мартка планлаштырылган.
Вәсил Шәйхразиев зур юбилейны бәйрәм итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары - Курск сугышында катнашкан 95 яшьтәге Әсхәт Минһаҗетдиновны һәм 100 яшен тутыручы Ришат Исмәгыйлевны Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләде.
Уфада бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисы ачылды. Яңа офис ике бүлмәле, 70 кв.м мәйданны били. Биредә 4 хезмәткәр эшли. Яңа офиста Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән җылы очрашу узды. Вәсил Шәйхразиев оешмаларга матур нәтиҗәле эшчәнлек теләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләген - Hyundai H-1 автомобилен тапшырды.

Читайте нас: