Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2020, 17:06

Уфада “Кунакчыллык осталары” конкурсының ярымфиналы үтә

Бу конкурс — “Русия мөмкинлекләр иле” президент платформасының һәм Кунакчыллык индустриясе гомуммилли берлеге проекты.

Бүген, 12 мартта, Уфада «Кунакчыллык осталары» конкурсының төбәк ярымфиналы ачылды. Бу конкурс — “Русия мөмкинлекләр иле” президент платформасының һәм Кунакчыллык индустриясе гомуммилли берлеге проекты. Ярымфиналның ике көн дәвамында Русиянең 12 төбәгеннән килгән 89 катнашучы билгеле рестораторлар, отельерлар һәм кунакчыллык индустриясе идарәчеләрен остазлыкка алу мөмкинлегенә ия булачак. Конкурс ахырында катнашучылар шулай ук белем бирү сертификатлары, стажировкаларга чакырулар һәм илнең әйдәүче туристик компанияләрендә эшкә урнашу мөмкинлеге алачак.
Ике көн дәвамында (12 һәм 13 мартта) конкурсантлар эшлекле һәм шәхси сыйфатларның комплекслы бәясен алачак. Алар индивидуаль һәм төркем аналитик биремнәрне чишәчәк, үз проектларын тәкъдим итәчәк, чакырылган белгечләр белән үткән чараларда катнашачак. Программада — флешмоблар һәм интеллектуаль уеннар, җирле истәлекле урыннарга экскурсияләр, “Осталар көрәше” һәм журналистлар өчен ярышу чаралары. “Уралдан Идел буена кадәр” дип исемләнгән ярымфинал үтәсе мәйдан —Уфаның «Crowne Plaza Ufa – Congress Hotel» отеле бинасы. Башкортстаннан төп оештыручы – “Офис-группа” Конгресс-бюросы.
Читайте нас: