Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2020, 13:25

Башкала уртасында машиналар бата...

Уфада Бакалы урамында автомобильләр батарлык чокыр хасил булган.

Башкала уртасында машиналар чумарлык күлләвекләр барлыкка килүе гадәти күренешкә әйләнеп бара кебек.
Бу атнада да көннәр кинәт җылытып, кар тиз эрү сәбәпле, урамнардан күләвекләр акты. Ә Уфада Бакалы урамының бер урынында автомобильләр батарлык чокыр хасил булган.
Социаль челтәрләрдә язуларынча, башта кешеләр бер пассажир ГАЗелен сулы чокырдан чыгарганнар, аннан соң йөк машинасы барып чумган, аның артыннан җиңел автомобиль...
Соңгы мәгълүмат буенча, бу урын киртәләп алынган. Гәзит чыкканчы, мөгаен, Киров районы хезмәткәрләре юлны җайга китергәндер. Һәрхәлдә, Уфа хакимиятендә юл эшләре башланачак дип хәбәр иткәннәр иде.
Әйе, яз җиттеме, безнең илдә юл бәласе башлана. Быел кыш җылы килү сәбәпле, бәләкәй юллар гына түгел, федераль трассалар да чокыр-чакырга әйләнеп бара. Кыш буена һава температурасының ноль билгесе аша күчүләре 26 тапкыр теркәлгән. Һава температурасының кискен үзгәреп торуы юл катламының тиз какшавына китерә, ди белгечләр.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов әйтүенчә, тирәнлеге 5 сантиметр булган чокырлар тәүлек эчендә ямалачак, ә азрак күләмлеләрен 7-12 көндә төзәтү карала.
Читайте нас: