Баймак районының Бикеш авылында яшьләр советы “Автоледи-2020” бәйрәмен оештырды.
Анда “тимер ат”ны иярләүче гүзәл затлар көч сынашты.
Ярышта катнашучылар башта, юл билгеләренең нәрсә аңлатуын билгеләп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр. “Змейка” күнекмәсен дә күпләр каршылыксыз үтте. Ә ЮХХДИ инспекторы туктатса, үзегезне ничек тотар идегез дигән сорауга гүзәл затлар кызыклы җаваплар җиткерде.
Бәйрәм кызыклы һәм матур үтте. Җыр-моң белән үрелеп барган чараны авыл халкы бик озак хәтерендә саклар әле. Ә ярышта катнашучы гүзәл затлар тагын бер тапкыр үзләрен ир-егетләр белән бертигез автомобильләрне иярли алуларын дәлилләде.