Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2020, 12:34

Радий Хәбиров 0,1% ипотекага кемнәр өмет итә алуын әйтте

Авыл җирендәге ташламалы ипотекага кемнәр дәгъва итә алуын төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрендә язып чыкты.

“Авыл җирендә торак алучылар өчен ипотека ставкасын субсидияләштерә башлыйбыз. Кагыйдәләр авыл җирендә 3% кадәр минималь ставка белән йорт сатып алуны күзаллый. Бу торак өчен 25 ел дәвамында түләргә мөмкин”, — диде Радий Фәрит улы.
Радий Хәбиров сүзләре буенча, мондый ипотеканы төбәктә яшәүче һәркем ала ала. Беренчел взнос 10 процент тәшкил иткәндә кредит суммасы 3 миллион сум булачак.
“Чынында исә бу озайлы рассрочка. Күп илләрдә кешеләр дистә еллар дәвамында үзләре яшәгән торак өчен минималь ставка буенча банкларга түләвен без яхшы беләбез. Хәзер бу мөмкинлек Башкортстанда да бар”, — диде төбәк җитәкчесе.
Әлегә мондый кредитлар рәсмләштерер өчен заявкаларны “Россельхозбанк” кабул итә, соңрак банклар исемлеге киңәячәк, диде Радий Хәбиров.
“0,1 процентлы супер льготалы ипотекага фермерлар яисә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләр дәгъва итә ала”, — дип ассызыклаган үзенең “ВКонтакте” битендә республика Башлыгы.
Читайте нас: