Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март 2020, 13:15

Юристка соравым бар

Сибай халкын ни борчый?

Сибай шәһәренең моделле яшьләр-үсмерләр китапханәсендә Русия юристлар ассоциациясенең урындагы бүлеге хезмәткәрләре халыкны бушлай кабул итте.
Урында яшәүчеләрне тәү чиратта көнкүреш мәсьәләләре борчый. Мәсәлән, бүген күпләрне күп катлы йортларга исәпләү приборлары кую, җылылык өчен артык түләгән акчаны кире кайтарып алу сораулары кызыксындыра. Мөрәҗәгать итүчеләр белгечләрдән авырлы хатын-кызны эштән чыгару, банкка бурыч кайтаруны кичектереп тору, кулланучылар хокукларын яклау кебек сорауларга да җавап алды.
Юристлар белән сөйләшүгә килүчеләр мәсьәләләре буенча хәл ителү юллары табылуын билгеләде һәм чараны оештыручыларга рәхмәт әйтте.
Читайте нас: