Хунань провинциясе галимнәре, автобусның бер пассажиры, тагын җиде кешегә вирус йоктырган очракны җентекләп анализлаган. Медицина битлегеннән башка хәрәкәт итүче ир, 4,5 метр ераклыкта булган кешеләрне һәм тагын берничә пассажирга вирус йоктырган. Киләсе рейска 30 минут үткәннән соң, шушы ук автобуска утырган пассажир да вирус эләктергән. Димәк, вирус кимендә 30 минут яши.
Галимнәр шулай ук төчкергәннән соң яки ютәлдән соң тамчылар утырган өслектә, вирус берничә көн кала, дигән нәтиҗәгә килгән. Шул рәвешле табиблар еш кына кулларны юарга һәм битлек кияргә кирәклеген тагын бер тапкыр расладылар.