«Хәзерге вакытта республикада билгеле бер яшәү урыны булмаган биш меңнән артык кеше яши. Йортсызлар армиясе яхшы тормыш эзләп, зур шәһәрләргә килгән авыл эшсезләре һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан гражданнар хисабына шактый тулылана. Йортсыз хатын-кызларның саны да арта бара. Сукбайлыкның сәбәпләре күп төрле: торак һәм эш югалу, эчкечелек. Хәвеф зонасында янгыннан соң йортсыз калучылар, мигрантлар, эшсезләр һ.б. категорияләр. Кызганычка каршы, Русиядә сукбайларга комплекслы ярдәм күрсәтү мәсьәләсе закон дәрәҗәсендә хәл ителмәгән. Өстәвенә, ярдәм күләме кыскартылганнан-кыскартыла бара. Моннан бер ел элек Шакшада “Төнге куну” йорты ябылган, һәм бу -сукбайлар аеруча күп булган, шәһәрнең төньяк өлешендә. Дәүләт катнашыннан башка сукбайлык проблемасы хәл ителә алмый, чөнки законнарны үзгәртү һәм медик-социаль реабилитациягә, якын киләчәктә Башкортстанда мондый затларның вакытлыча тору пунктларын төзүгә, шактый акча кирәк», - чыгыш ясады «Кызыл Хач» гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан буенча төбәк бүлеге рәисе Юрий Симонов.