Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 март 2020, 18:40

Коронавирус таралуның якынча срокларын атадылар

Табиблар коронавирус елның җылы вакытында да таралырга мөмкин дип белдерделәр.

“Коронавирус дөнья буенча, ким дигәндә, июнь аена кадәр таралачак”,- дип чыгыш ясады Кытайның сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының махсус эксперт комиссиясе башлыгы Чжун Наньшань. Хәзерге вакытта медикларга төрле климат шартларында яңа вирус ничек тәэсир итәчәге билгеле түгел. Кайбер табиблар коронавирус елның җылы вакытында да таралырга мөмкин, дип саный.
Бүгенге көндә инфекция 101 илгә үтеп керде инде, 109 меңнән артык инфекция йоктыру очрагы рәсми рәвештә теркәлде. Медицина күзәтүе астында 20 меңнән артык кеше тора. Әлегә аларның коронавируска уңай нәтиҗәләре юк, ләкин алар авыру кешеләр белән тыгыз элемтәдә булган.
Бүгенгесе көндә, дөнья буенча 3799 кеше авыру корбаны булды. Һәлак булучыларның күбесе- Кытай халкы. Соңгы көннәрдә Италиядә дә һәлак булучыларның саны кинәт артты.
Читайте нас: