Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 март 2020, 14:45

Башкортстанда сигез градуска кадәр җылытачак

Башкортстанда һава температурасы 11 мартта 8 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта республика Башгидромет үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе, 9 мартта төнлә һава температурасы -1, -6 градус, көндез +1, +6 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә урыны белән юеш кар, көндез карлы яңгыр явачак. Аерым районнарда бозлавык. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә -1, -6 градус, көньяк-көнчыгышка таба -12 градуска кадәр.
10 мартта төнлә яңгыр һәм кар рәвешендә явым-төшем, көндез яңгыр явачак. Аерым районнарда бозлавык. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчәйгәндә көчле җил. Һава температурасы төнлә 0,-5 градус, көндез +2, +7 градус.
Чәршәмбе, 11 мартта төнлә бераз яңгыр, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчәйгәндә көчле җил. Һава температурасы төнлә +2,-3 градус, көндез +3, +8 градус.
Читайте нас: