Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2020, 12:40

Штраф салу гына тәртипкә өйрәтә

Уфада газоннарда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында парковка өчен 17,5 мең водительгә штраф салынган.

2019 елда Уфада парковка кагыйдәләрен бозган, тыелган урыннарда (газон, чәчәк түтәлләре, башка яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында) автомобиль калдырган өчен 17,5 мең штраф беркетмәсе төзелгән. Узган елда кабул ителгән канун буенча, гражданнар өчен парковка кагыйдәләрен бозган өчен, штраф күләме 1 меңнән алып 2 мең сумга кадәр, вазыйфалы затлар өчен – 5 меңнән алып 10 меңгә кадәр, юридик затлар өчен 20 меңнән алып 30 меңгә кадәр тәшкил итә. Әлеге канунны кабат бозган өчен, штраф күләме, шактый югары булачак: гражданнар өчен 3- 4 мең сумга кадәр, вазыйфалы затлар өчен 15- 20 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 35 - 50 мең сумга кадәр.
2019 елның апреленнән декабренә кадәр, газоннарда парковка өчен 30,3 миллион сум штраф җыелган. Бу чорда административ комиссияләр тарафыннан транспорт чараларын яшелләндерелгән һәм башка территорияләрдә урнаштырган өчен, административ штраф салу турында 24 меңнән артык карар чыгарылган.
Читайте нас: