Үзәк Банк күрсәтмәсе нигезендә, 8 марттан водительләр КАСКО килешүен, ОСАГО полисының икенче ягына кертә алачаклар. Шул ук вакытта автомобиль хуҗаларына, аерым документ рәвешендә, ирекле автостраховкалау килешүе төзергә кирәкми. Яңа форматтагы страховка полисы берничә таләпкә туры килергә тиеш. Ул транспорт хуҗасының үлем очрагын да, транспортка зыян китерү куркынычын үз эченә ала. Моннан тыш, мәҗбүри һәм ирекле иминият полисларының гамәлдә булу вакыты да туры килергә тиеш. Әгәр ОСАГОның гамәлдә булу вакыты чыга икән, КАСКО да гамәлдә булудан туктый. Шул ук вакытта, мәҗбүри (ОСАГО) килешүен өзмичә, ирекле страховкадан(КАСКО) баш тартырга мөмкин. Ике яклы полисны кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә алырга була.