Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2020, 13:40

Мәшгульлек ярминкәсе узачак

Уфада 12 мартта төзелеш өлкәсендә вакансияләр ярминкәсе узачак.

Уфада 12 мартта төзелеш өлкәсендә вакансияләр ярминкәсе узачак, дип хәбәр иттеләр мәшгульлек үзәгендә. Эш бирүчеләр автоэлектрик, бетончы, водитель, урам себерүче, инженер, ташчы, түбә ябучы, маляр, машинист, төзелеш эшләре монтажчысы, эшче, балта остасы, юл эшчесе, слесарь, токарь һ.б. вакансияләре тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Ибраһимов бульвары, 47/1 бинасында урнашкан мәшгульлек үзәгендә эшләячәк.
Читайте нас в