Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2020, 15:45

Чәчәк бәйләмен алганда, алданмагыз!

Роспотребнадзор сыйфатсыз чәчәкләр сатучыларның хәйләләре турында сөйләде.

Халыкара хатын-кызлар көнендә, Роспотребнадзор идарәсе халыкка сыйфатсыз чәчәкләр сатучыларның хәйләләре турында хәбәр итте. Алар яхшы буклетлар сайлау буенча киңәшләрен дә бирде.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, иң яхшысы, сезнең алда җыелган букетны сатып алу. Букетны җыйганда ярым ачылган чәчәкләргә өстенлек бирегез. Намуссыз сатучылар сыйфатсыз гөлләмә сату өчен, еш кына төрле хәйләләргә бара. Әйтик, кипкән һәм карайган чәчәк таҗларын алып ташлыйлар. Башка алдау алымнары арасында: чәчәк бәйләмнәрен иске һәм яңа җыелган, яки яңа өзелгән бутоннар белән кушу, кәгазь яки тукыма белән каплау, буяулар һәм ялтыравыклар белән бизәү.
Чәчәкләр дөрес формада булырга тиеш. Алар резинка белән беркетелергә тиеш түгел. Гадәттә, 8 Март бәйрәмендә ләлә чәчәкләрен күпләп бүләк итәләр. Лалә чәчәген төбеннән тотканда чәчәк бөгелеп торырга тиеш түгел.
Сабакның киселгән өлешенә дә аерым игътибар бирергә кирәк. Ул дымлы, ачык төстә, чит иссез булырга тиеш. Карайган яки саргайган кисем, чәчәкне күптән кисеп, озак вакытлар сусыз тотуларына ишарәли. Чәчәкләрне вазага куяр алдыннан сабагын тагын бер тапкыр кисәргә кирәк. Чәчәкләрне салкынча, җылыту приборлары һәм турыдан-туры кояш нурлары төшмәгән урынга куерга кирәк. Шунысын да онытмаска кирәк, кайбер чәчәкләр өчен салкын су, икенчеләре өчен бүлмә температурасындагы су яхшырак туры килә.
Чәчәк бәйләменең гомерен озайту өчен, махсус порошок өстәргә киңәш итәләр. Әгәр ул булмаса суга ике кашык шикәр (роза, лалә, гвоздика, хризантема өчен), яки аспирин (роза өчен) таблеткасы өстәргә була.
Читайте нас: