Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2020, 21:15

Бәйрәм хакына ни генә эшләмиләр

Экстремаллар Уфаның Ленин урамында биш катлы йортларның түбәләре арасында сузылган канат буенча уткәннәр.

8 Март алдыннан, Уфаның ике экстремалы, хатын – кызларны бик куркыныч ысул белән котларга булган. Алар Ленин урамындагы биш катлы йортларның түбәләре арасында сузылган аркан буенча йөргәннәр. Социаль челтәрләргә куелган фото һәм видеокадрларда күренгәнчә, канатта йөрү көчле җил шартларында үткән.
Җирдән аларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре күзәттеп торган. Хокук саклау хезмәткәрләре канатта йөрүчеләрне полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр. Экстремалларны 500-1000 сум штраф, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу буенча җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр. Полиция хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен бозучыларга гына түгел, йорт түбәсенә чит кешеләрнең үтеп керүенә юл куйган, йортларга хезмәт күрсәтү өчен җаваплы компанияләргә карата да чара күрергә ниятли.
Читайте нас: