Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2020, 00:20

Радий Хәбиров: “Республикада ташландык бистәләр булмаячак”

Башкортстан Башлыгы Приют бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы Приют бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты.
Приют бистәсендә яшәүче халык Радий Хәбировка килеп туган проблемалы мәсьәләләр турында сөйләделәр. Алар сүзләренә караганда, торак пункт тормышы бәйле күп кенә предприятиеләр ябылган. Акча җитмәү сәбәпле,инфраструктура, төзекләндерү программалары зыян күрә.
"Мин бу проблема турында беләм. Мәсьәләләрне эзлекле рәвештә хәл итәчәкбез. Республикада ташландык бистәләр булмаячак", - диде Радий Хәбиров.
Төбәк башлыгы төп министрлыклар җитәкчеләренә бистәдә шәхсән булырга һәм 2024 елга кадәр Приют бистәсенең проблемаларын хәл итү буенча комплекслы программа эшләргә кушты.
Читайте нас: