Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2020, 14:05

Иң үрнәк ханымнар

«Торатау» конгресс-холлында җәмгыятебезнең иң актив ханымнарын тантаналы бүләкләү чарасы үтте.

Елдагыча Уфаның «Торатау» конгресс-холлында җәмгыятебезнең иң актив, иң үрнәкле гүзәл затлары арасында үткәрелә торган “Хатын-кыз – милләт анасы” IV Республика конкурсы җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү чарасы үтте.
Быелгы конкурс юбилей датасына туры килде, чөнки Башкортстанның хатын-кызлар иҗтимагый хәрәкәтенә 100 тула. Конкурста катнашучыларны Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе Урал Килсенбаев, төбәк Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова һәм башкорт хатын-кызлары оешмасы рәисе Гөлнур Колсарина сәламләде.
“Бүгенге бүләкләнүчеләр - тормышның барлык тармакларында үзләренең һөнәри осталыгын күрсәтүчеләр. Алар илебезнең җәмгыять чараларында актив катнашалар. Алар үрнәгендә яшьләребез тәрбияләнә, ә яшьләр – милләтебез киләчәге”, - диде җиңүчеләрне тәбрикләп Гөлнур Колсарина.
10 номинациядә җиңүче хатын-кызлар арасында: “Хатын-кыз – күп балалы ана” номинациясендә - Чакмагыштан хатын-кызлар хәрәкәте активисты Резеда Илясова, Миякәдән педагог, хезмәт ветераны Фәния Кунафина, тугыз бала анасы, “Супер-әни” республика конкурсы җиңүчесе Гөлназ Корманаева һәм Бөрҗән районыннан укытучы Гөлназ Куандыкова.

Фото: «Башинформ».

Чыганак: «Башинформ».

Читайте нас: