Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2020, 20:01

Радий Хәбиров: “Үз дигәнемә барыбер ирешәм"

Шәһәр советы утырышында республика Башлыгы шулай диде.



Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 4 мартта шәһәр советы утырышында янә транспорт мәсьәләсен күтәрде. Ул хәлләрнең идеалдан ерак булуын, әмма акрынлап яхшыруын белдерде. Төбәк җитәкчесе бу проблеманы шәхси контроленә алды.


"Уфаның нинди булуын барысы да хәтерли. Әлбәттә, 1 ел эчендә генә аны үзгәртеп булмый. Ләкин элек сез тәрәзәгә карап "колак"лы ПАЗиклар күрә идегез. Ә хәзер аларның саны кимеде. Легаль булмаган ташучылар, дөресен генә әйткәндә, Уфа җитәкчелегенә үз шартларын куя иде. Бу бит коточкыч хәл. Мин хәтта бу хәлләр "Техасны хәтерләтә" дигән идем.

Әмма мин үз дигәнемә ирешәчәкмен, бу мәсьәлә белән шәхси шөгыльләнәм: Уфада транспорт сыйфатлы булачак.

Мин аларны күптән кысрыклап чыгарган булыр идем. Әмма алар да кешеләр бит. Ул ирләр ПАЗИкларын кайсы бурычка, кайсы кредит акчаларына сатып алган. Алар белән нишләргә кирәк икәнне төптән уйларга кирәк. Чөнки ул ташучыларның гаиләләре, балалары бар. Монда баланс табарга кирәк", - диде Радий Хәбиров.






Читайте нас: