Бу җәһәттән шәһәр мэры Рөстәм Афзалов үзенең социаль челтәрләрдәге битендә хисап тоткан.
“Яктыртуга бәйле проблемалар бездә җитәрлек – алар узган еллардан җыелган. Кайдадыр – яктырткычлар бөтенләй юк яки җитәрлек түгел, кайдадыр – баганалар бар, әмма әлегә лампалар юк. Күрәсең, бу мәсьәләне хәл итү өчен шәһәр бюджеты мөмкинлекләренә туры килмәгән, зуррак акчалар кирәк.
Проблемалар күп, ә аларны хәл итү механизмнары юк иде. 2019 ел борылыш чоры булды – “Башкортстан республикасында торак пунктларны тышкы яктыртуны яхшырту” программасы эшли башлады. Аның кысаларында без былтыр 10,3 миллион сум акча үзләштердек.
Нәтиҗәсе: Төньяк, Көньяк, Аркаим, Балыкчы йорты-2 авылларында тышкы яктыртуның 22,2 километр челтәрен суздык, 674 лампаны алыштырдык һәм урнаштырдык.
Быелга план – Таулы, Алтын, Баеткыч авылларында урымнарны яктырту мәсьәләсен хәл итәргә, 486 лампаны алмаштырырга һәм өстәмә 126 лампа куярга. Булдырырбыз дип ышанам, эш тәҗрибәсе бар.
Программа 5 елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә шәһәребезне якты һәм хәвефсез итәргә тырышачакбыз”.