Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март 2020, 15:45

Әмир Сәфиев: “Гаделлек, төгәллек һәм омтылыш булса, уңышлар көттермәс”

"Өмет" гәзитенең тугры дуслары арасында аеруча кадерле булган бер шәхесебез бар.

“Өмет” гәзитенең иң зур байлыгы – аның тугры дуслары. Ике арада дуслык күперләрен салып, шул дуслыкны кадерләп саклаган, еллар үтү белән аны ныгыткан дусларыбыз булуына сөенеп бетә алмыйбыз. Иң яхшы дус – сыналган дус, диләр. Алар шатлыклы мәлләрдә дә, борчулы вакытларда да – безнең белән. Хәлләребезне белешеп торалар, кирәк вакытта бернигә карамый ярдәм кулы сузарга әзерләр. Шуннан да кадерлерәк нәрсә бар?
Тугры дусларыбыз арасында безнең өчен аеруча кадерле булган бер шәхесебез бар. Ул - республиканың “Агыйдел-Сервис” сәүдә оешмасы директоры, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәүдә хезмәткәре, Совет сәүдәсе отличнигы Әмир Рәхмәтулла улы Сәфиев. Якын көннәрдә ул матур гомер бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен билгели.
Шул уңайдан без Дүртөйле якларына барып, катлаулы, әмма зур хөрмәткә лаек тормыш юлы үткән дустыбызның хәлләрен белешеп кайттык. Чыгышы белән ул Туймазы якларыннан. Ямьле Әйтәктамак авылында туган. Әмма ярты гасыр гомерен бәрәкатле Дүртөйле җирендә яшәгәнлектән, зур горурлану белән үзен шушы якныкы дип тә саный.
Безне һәрвакыттагыча мөлаем, нур сибеп торучы якты карашы белән елмаеп каршы алды Әмир абый. Иң кадерле туганнарын күргәндәй, һәрберебезне кочагына алырга ашыкты.
- Хәлләрегез ничек, Әмир абый? – дияргә ашыктык без дә, шатланып.
- Хәлләрем бүгенге көнгә сөенеп яшәрлек, дусларым! Сәламәтлегем, Аллага шөкер, әйбәт. Бәләкәй генә булса да, хезмәт коллективым бар – бергә-бергә гөрләшеп эшләп йөрибез. Эшләребез көйле. Хезмәткәрләребез эш хакын вакытында ала. Шуларга канәгать булып, якты дөньяларда шатланып яшәп яткан көн. Үзем белгән, яратып башкарган һөнәремдә, яраткан коллективымда эшләвемне дәвам итәм. Шул үзе бәхет түгелмени? Быел икенче сентябрьдә шушы эшемдә эшли башлавыма төп-төгәл 50 ел була.
- Кызларыгызның алтын куллары пешергән икмәкне ашап караганыбыз бар, Әмир абый. Искиткеч тәмле!
-Рәхмәт. Әйе, бүген төп эшчәнлегебез икмәк пешерү белән бәйле. Без пешергән икмәк, аллага шөкер, бик тә сыйфатлы дип әйтергә кирәк. Халык аны теләп, яратып ала. Клиентларны эзләп йөрмибез, безне белгән кешеләр үзләре килә. Хезмәткәрләребез үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкара. Сан ягыннан кумыйбыз – элек күпме икмәк җитештергән булсак, хәзер дә шулай, арттырмыйбыз. Иң мөһиме – сыйфат аксамасын.
Менә шулай әкрен генә хәл-әхвәлләр белешә-белешә әңгәмәбезне дәвам иттердек. Безнең Дүртөйледә, Әмир Рәхмәтулла улы җитәкләгән оешмада беренче тапкыр гына булуыбыз түгел. Һәр килүебездә бу чагу шәхес ниндидер бер яңа ягы белән ачыла. Гаҗәеп кешелекле, тырыш, максатчан Әмир абый – Дүртөйленең иң күренекле шәхесләренең берсе. Озак еллар зур оешма җитәкчесе сыйфатында уңышлы эшләп, райондашларның, республика җитәкчелегенең тирән хөрмәтен яулаган. Ул үзен күптән инде Дүртөйле кешесе дип саный. Ләкин бервакытта да кендек каны тамган газиз туган ягын – Әйтәктамагын онытмый.
Әмир Сәфиев 1940 елның 12 мартында гаиләдә унберенче бала булып дөньяга килгән. Әйтәктамак авылы ямьле Өсән елгасы буенда утырган. Аның балачагы, үсмер еллары шул елга буенда үткән.
- Сугыш тәмамланганда миңа нибары 5 яшь булган, - дип хатирәләр йомгагын сүтте Әмир абый. - Әтиебез трудармиядә. Яше буенча армиягә алынудан үтеп киткәнлектән, аны трудармиядә яшь егетләрне, ир-атларны сугышка әзерләү эшенә җәлеп иткәннәр. Иң зур абыем Хөснулла сугышта хәбәрсез югалган. Мияссәр абый исә 1942 елда, 112нче башкорт кавалерия дивизиясе оешкач, шунда киткән. Аңа кадәр ул укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән. Волгоград тирәсендә туганнар каберлегендә җирләнгән. 1946 ел – коточкыч ачлык алып килгән авыр ел. Шул елда өч туганыбыз бер-бер артлы үлеп киткән. Шулар арасында - Риф энекәшем дә.
Шулай итеп, ачлык еллардан соң гаиләдә биш бала гына исән калган. Болар –Тәслимә, Тәгъзимә, Айрат, Әмир һәм Рәшит. Әмир абый үзе дә үлем тырнагыннан чак котылып калган. Исән калган биш туганның бүгенге көндә дүртесе исән. 13 балага гомер биргән иң кадерле, газиз кешеләре – Минҗиһан апа 97 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчкән.
Барлык чордашлары кебек үк, Әмир абыйга ачлыгын да, ялангачлыгын да күрергә туры килә. Туган авылында дүрт класс укыганнан соң, тау аша биш чакрым читтәрәк урнашкан Кандракүлгә йөреп, тагын 3 класс укыйлар. “Көн саен биш чакрымны үтеп, укып йөрүләр бушка китмәде, безне чыныктырды. Әйтәктамак малайлары физик яктан иң нык, үсешкән, көчле малайлар булды”, - дип хәтерли Әмир абый.
Балачак хатирәләрен барлаганда Әмир абыйның сагышлы да, моңсу да хисләр чолганышында калганы күренеп тора.
- 1952 елда бишенче сыйныфны тәмамлап, имтиханнарны биреп кайткач, бригадир әтиемә: “Малаең көтү көтәргә чыксын”, - дигән. Чыктым. Беренче 362 “труддень” шулай эшләнде. Шул елда миңа хезмәт кенәгәсе ачылган. Алтынчы сыйныфтан соң да шул эш белән мәшгуль булдым – җәен көтү көттем, кышын мал караучы булып эшләдем. Минем бөтен язмышым – көтү көтү, фермада мал караудыр дип уйлаган чакларым еш булды. Чөнки заманасы шундый иде – яшьләргә паспорт бирмиләр, читкә чыгып китү мөмкинлеге юк иде.
1959 елның сентябрендә Әмир абыйны армия хезмәтенә алалар. Свердловскида 3 ел да 3 ай хезмәт итә ул. Шунда шоферлыкка укый. “Армия - кыюлык тәрбияләүче мәктәп дип юкка гына әйтмиләр. Мине дә армия хезмәте кыюлыкка өйрәтте. Командирлар барысы да – яу кырларын үтеп кайткан яугирләр. Ярты сүз дә әйттермиләр. Шундый шартларда хезмәт итеп, бик яхшы тәртипкә өйрәндем. Дөрес, армиядә бик нык кыерсытырга тырышучылар да булды. Шушы хакта борчылып, уйланып йөреп, үз-үземә сүз бирдем: “Ничек тә укырга, белемле булырга! Шушындый адәмнәрдән үземне кимсеттермәскә!” Шунда повар белгечлегенә укыдым. Ике ел ярым повар булып хезмәт иттем”.
Максатына тугры калып, армия хезмәтеннән соң Әмир Рәхмәтулла улы... 11 ел укый. Бәләбәйдә бер еллык механизацияләү мәктәбен тәмамлый. 1964-1965 елларда Оренбургның Сарыкташ дигән төбәгендә ПМС-47 дип аталучы юллар-машиналар станциясендә эшләгәндә дә кичке мәктәпкә йөреп, белем алуын дәвам итә.
Аннары хезмәт юлын Октябрьскийда, Серафимовкада дәвам итә. 1965-1973 елларда “Октябрьскнефть” идарәсендә, “Чакмагышнефть” нефть-газ чыгару идарәсендә водитель булып эшли.
Кайда гына эшләсә дә, булдыклы, максатчан, тырыш егет үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Эшләп йөрсә дә, кайчандыр үз-үзенә биргән “Укырга! Белемле булырга!” дигән вәгъдәсе аңа тынгы бирми. Шул максатка ирешү өчен бар тырышлыгын сала. Көндезләрен эшли, кичен укый. Шулай итеп, 9, 10, 11 классларны уңышлы тәмамлый. Бу - ул еллар өчен зур бәхет, мәртәбә була.
Һәм иң зур бәхете – Әмир Рәхмәтулла улы Мәскәү сәүдә институтын тәмамлау бәхетенә ирешә.
1965 елда Туймазы районының Тукай авылы сылуы Гөлҗәннәт белән гаилә корганнан соң Сәфиевларның яшь гаиләсе башта биш ел Әйтәктамакта яши. Аннары Дүртөйлегә күчеп киләләр. Биредә ул “Чакмагышнефть” НГДУсында хезмәт юлын шофер булып башлый. Тагын да берникадәр вакыттан соң аңа зур ышаныч белән магазин мөдире вазифасын тапшыралар. Аннары бер ел ашханә мөдире булып эшли. Тәэминат бүлеге начальнигы урынбасары булып эшләгәндә дә үзен бары тик уңай гына күрсәтә ул.
1974 елның 17 октябрендә Әмир Рәхмәтулла улына “Башнефть” компаниясенең Дүртөйле филиалында эшчеләрне тәэмин итү бүлеге җитәкчесе кебек җаваплы вазифаны йөкләтәләр. 650 кешедән торган зур коллективны кабул итеп ала ул. Никадәр зур җаваплылык таләп иткәнне аңлап, барлык тормыш тәҗрибәсен кулланып, эшкә тотына.
Аның коллектив белән оста җитәкчелеге аркасында тәэминат бүлегенең матди-техник базасы ныгый, сәүдә челтәре яңара, киңәя, җәмәгать туклануының бердәм системасы барлыкка килә, кайнар аш белән туклану нокталары ачыла, филиалда эшләүче һәр эшчене социаль яклау чаралары булдырыла.
Бу очрашу вакытында без Әмир абыйның хәл-вакыйгаларга бай тормыш юлы, шул юлларда үтелгән авырлыклар, ирешелгән уңышлар турында сөйләвен тыңлап утырганда бер сорауны бирми түзә алмадык.
- Әмир Рәхмәтуллович, яхшы җитәкче булу өчен нинди өч сыйфатка ия булырга кирәк соң?
- Үз эшеңне ярату, гаделлек һәм төгәллек булса, эшләргә була. Шулар янына “куйган максатыңа ирешергә омтылырга кирәк” дигәнен дә өстәргә кирәк. Шул чагында инде уңышлар үзен озак көттермәс.
Әмир абый – киңкырлы, күп талантлы чагу шәхес. Тәҗрибәле, оста җитәкче булуы белән бергә ул – спорт белән дус ир узаманы дә, җырчы да, спектакльләрдә уйнаучы да, умартачы да. Яшьлегендә авыл клубында “Галиябану” спектаклендә катнашып, Хәлил ролен башкарып, авылдашларының зур хөрмәтен яулый ул. Хромка гармунда да уйный.
- Музыканы бик яратам! – ди ул елмаеп. – Хәзер үзем өчен генә җырлыйм инде. Үткән гомеремне уйлыйм да, нинди генә авыр заманнарга туры килсә дә, яшьлек үзенекен иткән бит. Эшләдек тә, уйнап, җырлап, спектакльләр дә куеп йөрдек. Безнең авыл яшьләре бик дәртле була торган иде.
Әмир Рәхмәтулла улы гомер юлдашыннан да бик уңган. Алар Гөлҗәннәт апа белән кулга-кул тотынышып 55 ел бергә гомер кичерәләр. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары икесе дә авиация институтын тәмамлап, һәрберсе үз юлын тапкан. Матур гаиләләр корганнар, балалар үстергәннәр. Сәфиевлар – бәхетле картәти-нәнәй. Оныклары, туруннары – зур шатлыклары!
Якын дустыбызның искиткеч ярдәмчел, мәрхәмәтле булуы турында сөйләүче тагын бер матур факт турында әйтми булмый. Әмир Рәхмәтулла улы - туган авылы Әйтәктамакны мәчетле итүгә зур өлеш керткән кеше. Бу үзе үк аның киң күңелле, мәрхәмәтле булуы, авылдашларын тирән хөрмәт итүе турында сөйләмимени?
Озак, бик озак гапләшеп утырдык без бу көнне Әмир Рәхмәтулла улы белән. Ул хатирәләрен барлады, бүгенгесе өчен сөенде, аны тыңлап, без дә Әмир абый өчен шатландык. Шунысы бар – эшләү дәверендә Әмир Рәхмәтулла улын күп тапкырлар башкалага, зурырак вазифаларга, дәрәҗәлерәк урыннарга эшкә чакырып караганнар. Ләкин ул үзе белгән, яратып башкарган эшеннән, яраткан коллективыннан беркая да китмәгән. “Мин үз дәрәҗәмдә эшләдем! Һәм шуның белән горурланам!” диде ул безгә. Дөрес тә эшләгәндер, дибез.
Менә шулай, үз дәрәҗәгезне белеп, тормыштан ямь, тәм табып, исәнлектә-саулыкта тагын да озак еллар шатланып яшәргә, эшләргә насыйп булсын әле Сезгә, Әмир абый!
Читайте нас: