Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2020, 18:25

“Нуриев көннәре” узачак

Яңа проект 17 мартта ачыла.

Яңа проект 17 мартта ачыла.
17 мартта Уфада, мәшһүр биюче Рудольф Нуриевнең туган көнендә «Нуриев көннәре» проекты гамәлгә керә.
Әлеге проектны ачу хокукы Башкорт хореография көллиятенә бирелгән. Көллият утыз елдан артык ошбу легендар биюченең исемен йөртә.
Проект планы буенча, «Нуриев көннәре» «Ничек балерина булырга» дигән мавыктыргыч бер актлы балет белән башланып китәчәк.
Концерт ахырында студентлар Санкт-Петербург балетмейстеры Александр Полубенцевның «В честь танца» дигән постановкасын тәкъдим итәчәк. Әлеге номер бөек биюче Рудольф Нуриевкә хөрмәт йөзеннән башкарылачак.
Читайте нас: