Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2020, 10:05

Ник үләләр?

Ил башлыгы бу уңайдан еллык юлламасында нинди фәрман бирде?

Башкортстанда якты дөнья белән хушлашучыларның беренче сәбәбе һаман да йөрәк-кан системасы бозылу чирләре белән бәйле булып кала. Шулай ук яманшеш бу фани дөньядан алып китә (41,8 процент).
2019 елда республикада 49 195 кеше вафат булган. Шуның 20 550се инсульт белән инфаркттан, 7 521 кеше – яманшештән, 3 945е – аварияләрдә, исерткеч эчемлек белән агуланып, үзенә кул салып һәлак булган.
Тын алу органнары авырулары аркасында – 2983, ашказаны-эчәк органнары чире белән – 2520, инфекция һәм паразитар чирләр аркасында 878 кеше үлгән.
Чагыштыру өчен: 2018 елда 50 440 кеше үлгән булган. Аларның 22 919ы – инсульт-инфаркттан, 7453е яманшештән китеп барган.
Статистлар хәбәр итүенчә, 2020 ел башында Башкорстанда даими яшәүчеләр саны 4 млн. 37,8 мең кеше тәшкил иткән. 2019 елның 1 гыйнварына караганда республикада халык 13, 2 мең кешегә азайган.
Әйткәндәй, быел 1 июльдән сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звеноны модернизацияләү программасы эшли башлаячак. Илнең бөтен төбәкләрендәге поликлиникаларда, район хастаханәләрендә, ашыгыч ярдәм күрсәтү станцияләрендә ремонт башланачак, яңа җиһазлар сатып алачаклар. РФ Президенты Владимир Путин еллык юлламасында бу җәһәттән 550 млрд. сум акча бүленүе турында әйтте. Шуның 90 проценты – федераль казнадан булачак.
Башкортстанда кардиоүзәккә өстәмә бина, Учалы шәһәр хастаханәсендә хирургия корпусы, Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә яңа поликлиника төзелә. Шулай ук онкология диспансерының бер корпусы төзелеп, Октябрьский шәһәре хастаханәсенең хирургия корпусы реконструкцияләнеп бетеп килә. Бөре белән Чакмагышта поликлиникалар төзелә башлый.
Чыганак һәм фото: Башинформ.
Читайте нас: