Украиннар 1 марттан эчке паспорт буенча Русия белән чикне уза алмый. Русия белән чикне узуның яңа кагыйдәләре Украина Хөкүмәтенең 2019 елның 18 декабрендәге карары белән билгеләнгән. Ул бүгенге көннән, 1 марттан үз көченә керә.
Элегрәк Украина гражданнары Русиягә эчке паспорт яки туу турында таныклык буенча килә ала иде.
1 мартка кадәр эчке паспорт буенча илдән киткән, тик әле кайтмаган кешеләр иске документлар буенча туган якларына кайтып китә ала.