Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2020, 14:35

Машина сатып алганда өстәмә ташламалар булырмы?

Дәүләт Думасына Русия машиналарын сатып алганда НДФЛ буенча акча кайтару проектын керттеләр.

Дәүләт Думасы депутатлары безнең илдә җитештерелгән автомобиль сатып алганда керем салымы буенча, салым тотып калу турындагы закон проектын карауга кертте. Закон проекты нигезендә, Русия автомобилен сатып алганда, салым тотып калу 10% күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Белеүегезчә, бүгенгесе көндә НДФЛ күләме 20 процент тәшкил итә. Әмма мондый машинаның бәясе бер миллион сумнан артмаска тиеш. Тулаем алганда, русиялеләр максималь салым акчаларын 100 мең сум күләмендә ала алачак. Шул ук вакытта акчаны кире кайтаруны берничә тапкыр кулланырга мөмкин, Әмма беренче мөрәҗәгать иткәннән соң, биш ел узгач кына янә гариза язарга була. Салым түләве 100 мең сумнан артмаячак. Сатып алу чыгымнарына автомобиль сатып алу гына түгел, аның җиһазларын һәм инвалидлар куллана алырлык яңадан җиһазландыру да керә.
Читайте нас: