Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2020, 14:40

Укытучы исерек булганмы?

Укучылары остазларын гафу итүен сорый.

Татарстанның Азнакай шәһәрендәге урта мәктәптә технология укытучысы үзе турындагы видеоны интернетта күреп кан басымы күтәрелгән һәм хастаханәгә эләккән. Аны бу видео аркасында эшеннән дә куганнар. Укучылар белән аларның ата-аналары остазлары янына хастаханәгә барып аңа теләктәшлек күрсәткәннәр.
Социаль челтәрләргә исә технология укытучысының исерек килеш дәрес алып баруы турында видео куйган булганнар. “Балалар хәзер укытучылары өчен көяләнә. Аеруча малайлар аңа нык ияләшкән иде, ул аларны өй эшләренә өйрәтә иде”, -дигәннәр ата-аналар. Алар мәктәп директорына укытучыны гафу итүен сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
Чыганак һәм фото: tatar-inform.ru
Читайте нас: