Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2020, 22:52

Радий Хәбиров: Бу документлар бәяләп беткесез

Узган елда Радий Хәбировка Луганск халык республикасында уникаль документлар тапшыралар.

Бүген, 2 февраль көнне, илебез совет армиясенең Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итүенең 77 еллыгын билгели. Истәлекле дата белән бәйле Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Милли архивына Бөек Ватан сугышында катнашучыларның мемуарларын тапшырды.
Радий Хәбиров Донбасска баргач, Петровское авылы халкы аңа Сталинград сугышындагы 7нче гвардия кавалерия корпусы ветераннарының хәрби хәрәкәтләр хакындагы истәлекләрен тапшыра. Ул истәлекләрдә оккупация хакындагы язмалар һәм партизаннарның 1942-43 елларда немец армиясе белән бәрелешләре, яраланган совет солдатларына ярдәм күрсәтү, конкрет даталар, исемнәр, вакыйгалар теркәлгән.
Корпус составында 16нчы Башкорт кавалерия дивизиясе дә гамәлдә булуы документларны аеруча кыйммәтле итә. Хатирәләрдә кавалерия солдатлары хезмәте һәм аның командиры Миңнегале Шәйморатов турында да язылган.
- Луганск өлкәсендә миңа тапшырган документлар хакы бәяләп беткесез. Аларны игътибар белән өйрәнергә кирәк. Бу хатирәләр – сугыш елларындагы вакыйгалар шаһитларыныкы, - диде Радий Хәбиров.
Милли архивка баргач, Башкортстан Башлыгы шулай ук уникаль фондлар белән танышты. Гомумән алганда, БР Милли архивында 2 млн 670 мең документлар исәпләнә.
Читайте нас: