Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2020, 18:01

Кинәт җылытты. Арытаба нинди һава торышы көтә?

Бу көннәрдә республикада нинди һава торышы күзәтеләчәген язманы укып белә аласыз.

Бүген, 1 февраль көнне республика территориясендә һава шартларының начараюы күзәтелә. Төн буе кар явуы сәбәпле юлларда кар көртләре өелгән, күрүчәнлек тә начар.
“Башкортстанда кар ява. Күрүчәнлек начарайды, юлларда бозлавык. Дистанцияне бозмагыз, юли тизлеген дә һава шартларына туры китерергә тырышыгыз. ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларның аварияле һәм хәвефле участокларында кизү торалар, кирәккән очракта кешеләргә ярдәмгә әзер алар”, - дип яза үзенең блогында республиканың баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов.
Чыннан да тышта җылытты. Синоптиклар да бу хакта кисәтә. Мәсәлән, иртәгә, якшәмбе көнне якынча - 5 градус салкын көтелә. Көн буена кар явачак. Төнлә бераз суытачак.
Дүшәмбе көнне, 3 февральдә Уфада шулай ук -5 градус салкын фаразлыйлар. Кичкә таба хәтта +1 градус булуы ихтимал. Шулай ук көн буена кар явачак, юлларда сак булу комачауламас. Сишәмбе көнне (4 февраль) термометрлар 0 градус күрсәтәчәк дип вәгъдә итәләр синоптиклар.
Ә менә чәршәмбедә (5 февраль) бераз салкынайта башлаячак диләр. Иртәнге якта -2 градус салкын булса, кичкә таба термометрлар -7 градус салкын күрсәтер дип көтелә. Пәнҗешәмбе көн буена - 5 ... – 7 градус салкыннар булыр дип кисәтә синоптиклар. Җомга көнне исә -11 градус салкыннар вәгъдә итәләр күк канцеляриясе хезмәткәрләре.
Читайте нас: