Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2020, 16:45

Көн саен штрафлар арта

Русиядә машина йөртүчеләр өчен штрафларны шактый арттырырга телиләр.

Русиядә тизлекне арттыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен системалы бозу, медицина тикшерүеннән баш тарту, полиция хезмәткәре таләбе буенча туктамыйча качып китү өчен җәзаны катгыйландырырга телиләр. Иҗтимагый фикер алышу өчен норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында КоАПның яңа редакциясе проекты барлыкка килде. Документ нигезендә, тизлекне 20 дән 40 км арттырган өчен, 3 мең сум штраф салыначак. Бүгенге көндә ул 500 сум тәшкил итә. Әгәр дә машина йөртүче 40-60 км тизлекне арттырса, аңа дүрт мең сум түләргә туры киләчәк (хәзер меңнән 1,5 меңгә кадәр), 60 км артса - биш мең сум (хәзер икедән 2,5 мең сумга кадәр) яки автоһәвәскәр дүрт айдан алып алты айга кадәр машина йөрту хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Тизлек режимын кабат бозу ун мең сумга кадәр штраф яки бер елга хокуктан мәхрүм итү белән җәзаланачак Әгәр дә машина йөртүче инспектор таләбе буенча туктамаган икән, өстәвенә, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырып, качып китәргә тырышса, ул 40 мең сум штраф түләячәк һәм ике-өч елга хокуктан мәхрүм ителәчәк. Әле мондый хокук бозулар өчен административ җәза каралмаган. Медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен инде 30 түгел, ә 40 мең сум түләргә туры киләчәк, шулай ук ике-өч елга хокуктан мәхрүм калырга (хәзер бер ярым-ике елга). Тонировка өчен шулай ук җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итәләр, 500 сумнан 1 меңгә кадәр. Артык тонировкалы машина белан кабат идарә иткән өчен штраф өч мең сум булачак. Берничә тапкыр тупас хокук бозучылар өчен баллар туплау системасын кертергә телиләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган машина йөртүчегә инспектор, өч тапкыр протокол төзегәннән соң баллар җыела башлый. Монда фотовидеофиксация белән теркәлгән очраклар исәпкә алынмаячак. Баллар артык җыелганда бер елдан ел ярымга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Өстәвенә 10-30 мең сум штраф салыначак. Баланы автокреслосыз йөрткән өчен штраф өч меңнән биш мең сумга кадәр артачак, вазыйфалы затлар өчен - 25 меңнән 30 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 100 меңнән 150 мең сумга кадәр. Тупас хокук бозулар арасында - җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, сулга борылу яки борылыш тыелган урында борылу, каршы як полосага чыгу, светофорның кызыл утына чыгу, тимер юл аша чыгу кагыйдәләрен бозу, арткы йөреш белән хәрәкәт итү, һәм тизлекне 60 км артык арттыру. Водитель башка автомобильчегә юл бирмәгән очрак та, тупас кагыйдә бозу булып саналачак.
Читайте нас: