Тау курортында эшләүче бер абзый азрак акча эшләмәкче була. Тау елгасы аша басма салып, туристларны бер тәңкәгә күтәреп чыгара башлый. Бервакыт, туристлар күп җыелганда, эшне тизләтү өчен, абзый ике култыгына ике туристны кыстыра, өченчесен муенына атландыра. Уртага җиткәч хәле бетә дә:
-Әй, бер тәңкә каян килеп кая китмәгән! — дип, муенына атланганын түбән очыра...
Матбугат конференциясе бара. Президент һәм югары җитәкчеләр катнашлыгында илдәге тәртипсезлекләрне тикшерәләр. Бәхәсләр кызганнан кыза. Сәбәбе дә бар: анда кризис, монда җитешсезлек, тегендә – кимчелек… Кемнәрнедер сүгәләр, нәрсәгәдер зарланалар. Һәм залдан бер журналист президентка сорау бирә:
-Ә Сез “балык башыннан чери” дигән мәкальгә ничек карыйсыз?
Президент залга күз йөгертеп ала да елмаеп куя:
— Балык чынлап та башыннан чери. Ләкин аны койрыгыннан тазарта башлыйлар.
Йөз яшьтән узган бик карт үлем түшәгендә ята. Бәхилләшергә килгән шундый ук икенче карт аңа:
– Тегендә баргач, син анда Ходай Тәгаләне күрерсең инде, әйеме?
– Күрермен инде, күрмичә тагын...
– Минем турда сораша башласа, әллә кайчан үлде инде ул, диген...
- Монда полицейский белән врач сугыша. Ярдәмне сездән сораргамы ул?
– Соңгы вакытта син нишләптер теге сары чәчле кыз белән күренми башладың...
Ир белән хатын урамда йөри. Хатыны:
– Чибәр кыз күргән саен шундый итеп карыйсың! Өйләнгән булуыңны бөтенләй онытасың!
– Киресенчә. Нәкъ шул исемә төшә шул.
Ике дус кафеда утыра. Берсе икенчесенә уйчан гына карап:
– Әйе, һәркемнең бер сәер гадәте була шул инде, – дип куя.
– Миндә бернинди сәер гадәт тә юк! – ди икенчесе.
– Нинди? Чәйне сул кул белән болгатуны әйтсеңмени?
– Син чәйне сул кулың белән болгатасың шул... Ә башкалар бу очракта калак куллана.