Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2020, 19:50

Залогсыз автокредит алып буламы?

Якын арада залогсыз кредит алу мөмкинлеге булачак. ВТБ машина сатып алуга кредитларны аның залогыннан башка җибәрә башлаячак, дип хәбәр итә банкның идарә рәисе урынбасары Анатолий Печатников.

Бүгенгесе көндә мондый кредитлар бирүне “Ренесанс кредит” һәм “ОТП Банк” тормышка ашыра. Әмма күп кенә банклар залоглардан баш тартырга җыенмыйлар. Залог буенча автокредит алганда машинаның төп документы (ПТС) алган кредитны түләп бетергәнче банкта саклана. Яңача алым буенча клиент кредит алу өчен азрак документ җыя, дип аңлата Анатолий Печатников, ә банкка нотариус реестрында залогны теркәү өчен акча тотарга кирәкми. Аның сүзләренә караганда, кредит гадәти кулланучылар кредиты буларак юкка чыгарылачак һәм аннан максатчан файдалану белән аерылып торачак. Кредит биргәндә акчалар клиент хисабына яки аның теләге буенча автосалон исәбенә күчереләчәк. Кредитны автосалонда яки ВТБ автокредитлау үзәгендә алырга мөмкин булачак. Кредитны машина сатып алу өчен куллануны раслаучы бернинди документлар да кирәкми. Кредитлар яңа машина алырга да, тотынылган автоларга да биреләчәк. Тотылган машина сатып алырга теләүчеләр арасында залогсыз автокредит алуга ихтыяҗ аеруча зур икән. Әлге проектның беренче этабында кредитның максималь күләме 500 мең сум тәшкил итәчәк, ә аннан соң банк аны күпмегә арттырырга икәнен хәл итәчәк. Мондый кредит буенча банк ставкасы процентын киметер өчен КАСКО сатып алырга туры киләчәк. Бу очракта залог кредиты белән чагыштырганда аерма берничә процент тәшкил итәчәк. ВТБ аша хезмәт хакы да алсагыз, банк ставкасы 7 процент куелачак. Залог нигезендә автокредит бирү күпкә ышанычлырак әлбәттә, диләр банк җитәкчеләре. Шул ук вакытта, әгәр дә кредит алучы аны ай саен бурычын кайтармый башласа, залог баш бәласенә әверелә. Кредит алучы банк вәкилләреннән качып йөри башласа аеруча авырга туры килә. Чөнки аны табарга, залогтагы машинаны тартып алырга, аннары аны кайдадыр сакларга һәм сатарга да кирәк бит әле. Болар барсы да зур гына чыгымнар таләп итә. Бу яктан залог банкны кредит кайтармаудан начар саклый. Шуңа күрә банклар залогсыз кердит бирүне җайга салмакчылар. Заемщикларның автокредитлар буенча түләү тәртибе кулланучылар кредитлары алучылар белән чагыштырганда яхшырак икән. Чөнки кулланучылар кредитын кешеләр, гадәттә авыр матди хәл булганда алучан. Ә автокредит алучылар, кагыйдә буларак, урта хәлле һәм алар күпмедер дәрәҗәдә ышанычлырак заемщиклар дип санала. Алар исәбенә башлыча билгеле бер суммага ия һәм кыйммәтрәк машина сатып алырга теләүче кешеләр керә.
Читайте нас: