Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2020, 20:50

Уңайлы автобуслар булачак

Горький автозаводында зур үзгәрешләр булды.

Автозавод яңа модельләр чыгару өчен җитештерү линияләренә зур яңарышлар керткәннән соң тулы куәтенә эшли башлады. Конвейрны модернизацияләү “Газель City” тәбәнәк микроавтобусы җитештерү өчен таләп ителде. Ул ГАЗ компаниясенең 2020 елдагы иң төп яңалыгы булачак. Яңа ел бәйрәмнәре чорында уртача тонналы (5-7 тонна) йөк машиналарының яңа модельләрен чыгару өчен җыю конвейрын үзгәртү эшләре дә башкарылган. “Газель City” әлеге маркалы маршрут автобуслары яңа буынының беренче вәкиле булачак. Яңа микроавтобуска оригиналь рам куела башлый. Аның урта өлеше түбән төшерелеп эшләнгән. Бу физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм бала коляскасы белән керүче пассажирлар өчен бик уңайлы булачак.
Урта тонналы йөк машиналарының яңа модельләренә килгәндә, ГАЗ маркасы тулы массалы 6,5-7 тонна булган яңа йөк машинасы әзерли.
Читайте нас: