Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2020, 19:35

Рульдә игътибарлы булу -катгый таләп

Русиядә руль артында гаджетларда файдаланган өчен штраф кертергә мөмкиннәр.

Русиядә руль артында гаджетларда файдаланган өчен штраф кертергә мөмкиннәр.
Элегрәк депутатлар машина йөртүчеләрне видео төшергән өчен җаваплылыкка тарттырырга тәкъдим иткәннәр иде, хәзер алар башка гаджетларны да тыю турында фикер алыша. Дәүләт Думасының Транспорт һәм төзелеш комитеты рәисе урынбасары Владимир Афонский автомобиль белән идарә иткәндә электрон җайланмаларны кулланган өчен штраф салырга тәкъдим итте. Әлеге вактыта гамәлдә булган закон буенча тыю мобиль телефоннарга гына кагыла, ләкин планшетлар, электрон беләзекләр һәм башка җайланмалар кебек киң таралган гаджетларга кагылмый. Инде 2007 елда ук юл йөрү кагыйдәләренең 2.7 пункты буенча хәрәкәт иткән вакытта кәрәзле телефоннардан сөйләшү тыелган иде. Административ хокук бозулар Кодексының 12.36.1 маддәсе нигезендә моның өчен мең ярым сум штраф каралган. Әмма прогресс инде алга китте, дип саный депутатлар һәм күп кенә машина йөртүчеләрнең планшетлары, смарт-сәгатьләре һәм электрон беләзекләре барлыкка килде.
“Бүген руль артында машина йөртүчеләр телефоннан гына түгел, үз гаджетларында видео карарга да игътибарны юнәлтү очраклары ешайды. Водительләр SMS яза, фотога төшерә, социаль челтәрләрдәге постларны да руль артында эшли. Боларның барысы да хәрәкәт иткәндә хәвеф тудыра. Мондый очракларны төгәл теркәү механизмын булдырырга һәм алга таба нинди җаваплылыкка тарттырылырга икәнлеген билгеләргә кирәк. Бүген хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшкән өчен штрафны ЮХХДИ инспекторлары яза. Әгәр дә водитель телефоннан сөйләшү фактын кире кага икән – киресен исбатлау шактый авыр. Инспектор, әлбәттә мобиль оператордан шалтырату фактын соратып алырга хокуклы, тик фото яки видеораслаудан башка алар суд карарына йогынты ясый алмый. Ә телефоннан сөйләшүче яки гаджет кулланучы водительне машиналар агымында фотога төшерү бик авыр”, – дип чыгыш ясады депутат.
Читайте нас: