Таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, биш ел дәвамында, илгә ел саен 200 меңгә якын җәя һәм арбалет кертелгән. Ягъни халык кулында, кимендә, миллионнан артык берәмлек әлеге корал бар. Шулай да барлык җәя һәм арбалетны да корал дип әйтеп булмый. Аларның бер өлеше уенчык яки сувенир урынына алып кайтыла. Шул ук вакытта куәте ау мылтыгыннан ким булмаганнары да бихисап. Мондый коралны күп очракта шәхси эшкуарлар яки һәвәскәр аучылар җитештерә. Һәм алар сезгә бернинди дә сертификат бирми. Шуңа күрә аларны законлы рәвештә сертификат бирүче кибетләрдә генә сатып алырга мөмкин булачак. Өстәвенә аларны сатып алганнан соң ике атна эчендә Росгвардиянең лицензия- рөхсәт эше бүлегендә теркәргә кирәк.
Законга тагы да өстәмәләр кертеләчәк әле, ди белгечләр. Чөнки анда җәя һәм арбалетны утлы корал кебек сейфта сакларгамы, әллә юкмы икәнлеге ачыклап язылмаган.