Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2020, 10:15

Аерым рәхмәт сүзләре белдерде

РФ Президенты һөнәр осталарын котлады.

РФ Президенты һөнәр осталарын котлады.
Кичә иң җаваплы һөнәрләрнең берсе булган өлкә – прокуратура хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләде.
Ил Президенты Владимир Путин Прокуратура хезмәткәрләрен һәм прокурор корпусы ветераннарын тәбрикләде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
Президент аларның һөнәри осталыгын, җаваплылыгын һәм намуслылыгын билгеләде. Арытаба да коррупциягә каршы каты көрәш алып барырга, терроризм һәм экстремизм башлангычларына вакытында чик куя килергә чакырды.
Илдә законлылыкның һәм хокук тәртибенең торышы, кеше хокукларын һәм иреген ышанычлы тәэмин итү, кешеләрнең хокук саклау органнарына ышанычы аның хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, аларның үз бурычларына җаваплы мөнәсәбәтләренә бәйле, диде Путин.
300 ел элек, Петр патша фәрманы буенча төзелгән Русия Прокуратурасы бүген дә үзенең югары миссиясенә — закон өстенлеген, гражданнар һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга тугры кала.
Прокуратура көне 1996 елның 12 гыйнварыннан билгеләнә.
Читайте нас: