Тарихи рекорд: “Уфа” аэропортының пассажирлар агымы беренче тапкыр 3,5 млн кешегә җитте.
24 декабрьдә “Уфа” халыкара аэропорты 3,5 миллионлы пассажирга хезмәт күрсәтте. Аэропортның генераль директоры Александр Андреев билгеләп үткәнчә, елны яңа рекордлар белән тәмамлау “Уфа” аэропорты өчен традициягә әйләнде.
Быел Евгения Казакова бәхетле пассажир булды. Ул Уфадан Санкт-Петербургка очыш ясаучы "Русия" авиакомпаниясе рейсында теркәлгән. Кызы һәм өч оныгы белән бергә Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү һәм туганнары белән очрашу өчен Санкт-Петербугка оча.
- Яңа ел әкиятендә шикелле мин! Бу искиткеч бүләк безгә Санкт-Петербург буенча озын - озак йөрергә илһам бирәчәк, - ди бәхетле пассажир үзе.
Республика Хөкүмәте исеменнән 3,5 миллионынчы пассажирны Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Азат Кәлимуллин котлады.
- Бүген республика авиапассажирлар йөртүне үстерүгә һәм киңәйтүгә аерым игътибар бирә, рейсларны субсидияләүдә актив катнаша. “Уфа” аэропорты киләсе елда да Идел буе федераль округында лидер исемен йөртер һәм динамик үсешне дәвам итәр дип ышанабыз, - диде Азат Кәлимуллин.
“Уфа” аэропортының генераль директоры Александр Андреев сүзләренә караганда, пассажирлар агымы үсеше эчке һәм халыкара юнәлешләрдә дә күзәтелә.
- Авиапассажирларны җәлеп итү буеча актив эш алып бару маршрут челтәрен үстерүдә уңай нәтиҗәләргә китерә һәм без пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыруга зур игътибар бирәбез, - дип билгеләп үтте аеропортның җитәкчесе.
Төбәкара маршрутларны үстерү бүген пассажирлар агымын арттыруның төп факторларының берсе булып тора. Авиакомпанияләр, шул исәптән "Русия" авиакомпаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, "Уфа" аэропорты илнең алдынгы аэропортларының берсе булды, Мәскәүдә тукталып тормыйча башка төбәкләргә юлланучы рейсларның өлеше 56% тан артып китте. Шулай итеп, ил Президенты Владимир Путин безнең алга куйган, рейсларның 50%тан артыгы башкалада күчереп утыртылмыйча башкарылырга тиеш дигән максатка ирештек. Киләсе елда бу эш республика Хөкүмәте ярдәме белән дәвам итәчәк. 2020 ел башында республика халкының Волгоградка, Пермьгә, Түбән Новгородка турыдан-туры очу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Аеруча популяр маршрутлар буенча очышлар ешлыгы арта, шул исәптән Санкт-Петербург, Сочи, Новосибирск һәм илнең башка шәһәрләренә.
Халыкара юнәлешләр челтәре киңәя. Шулай итеп, киләсе елда Ереванга туры рейс ачыла, туристлар һәм бизнес вәкилләре арасында популярлашып барган Венага очыш программасы дәвам итәчәк.
“Русия” авиакомпаниясе 3,5 миллионынчы пассажирга Уфа-Санкт - Петербург-Уфа маршруты буенча бушлай очыш сертификаты бүләк итте. Шулай ук Уфа аэропорты бушлай парковка өчен сертификат, истәлекле сувенирлар һәм бизнес-залга сертификат белән бүләкләде.