Башкортстан Хөкүмәте капиталь ремонт өчен взносларны арттыруга кагылышлы карар проектын хуплады.
Аңа ярашлы 2020 елдан 6 катлыга кадәрге йортларда капиталь ремонт өчен түләүнең минималь күләме 1 кв. метр өчен 6, 9 сум (әле 5,2 сум), 6 катлыдан биегрәк йортлар өчен 1 кв. метрга 7, 5 сум (әле 5,8 сум) каралган.
“Башкортстанда күп катлы йортларны ремонтлауга тарифлар илдә иң түбәннәренең берсе, ставкалар 2014 елдан башлап үзгәрмәде, 46 төбәктә взносның минималь күләме үзгәртелгән иде инде, 2020 елда Русия Федерациясенең 27 төбәгендә тарифлар үсәчәк”,- дип аңлатма бирде БР торак – коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев.
Ә инде 2021, 2022 нче елларда, инфляция дәрәҗәсенә карап, взносның күләме үзгәреп торачак.
Менә шундый Яңа ел бүләге сезгә....