Җәмгыять
16 Декабря 2019, 07:55

Яңа елны нинди һава торышы белән каршылыйбыз?

Синоптиклар әйтсә, хак әйтә.

title
Синоптиклар әйтсә, хак әйтә.
Декабрьне сирәк елларда булганча җылы көннәр белән башладык. Халык: “Бездә “Әбиләр җәе”, “Әбиләр чуагы” булды, хәзер “Әбиләр кышы”, дип тә шаяртты.
Бу Себер антициклоны булмавына бәйле, бездә “көньяк җилләре” йөрүе белән бәйле, дип аңлата синоптиклар. Фаразлар буенча, кар 16, 19 декабрьдә яварга тиеш. Декабрь аенда температура нормадан югарырак булырга тиеш. 23 декабрьдә генә һава торышы -15...-20 градус булачак.
Гыйнварда һава торышы нормадан югарырак булырга тиеш, диләр.
31 декабрьдә, Гидрометүзәк белдерүенчә, уртача температура - 8 градус тирәсе көтелә.
Читайте нас