Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2019, 03:17

Синоптиклар аномаль җылы фаразлый

15 декабрьдә һава торышы кинәт үзгәрәчәк.

Синоптиклар фаразларына колак салсак, 15 декабрьдә һава торышы кинәт үзгәрәчәк. Башкалага аномаль җылы киләчәк, ди алар.

Иртә белән термометр баганалары -13 ... -14 градус салкын күрсәтсә, көндез -10га кадәр җылытачак. Кичкә инде -6 ... -7 градус салкынга кадәр җылытачак диләр блегечләр. Һәм алдагы атна ахырына кадәр һава температурасының -10нан да түбән төшмәве ихтимал.

Гидрометүзәктә исә бу аномалияне атлантик циклон белән аңлаталар. Ул шушы көннәрдә Русиянең Европа өлешен камап алачак. Башкортстанга бу күренеш өлешчә генә кагыла, тулы дәрәҗәдә җылы һава массалары тәэсирен көнбатыш округларында яшәүчеләр тоячак. Анда һава 0 градуска кадәр җылыначак.
Читайте нас: