Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2019, 00:00

Өч катлы пирог

Тәмле пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен:
2 стакан он,
200 грамм май,
су яки сөт - 100 мл,
шикәр комы - 100 грамм,
бер чеметем тоз һәм сода.

Эчлек өчен:
Күрәгә - 200 гр,
Кара җимеш- 200 гр,
Лимон - 2 данә (кечкенәләр),
Шикәр комы - 9 аш калагы.

Әзерләү: Майны он белән (он валчыгы булганчы) уарга кирәк. Шушы массага шикәрне, соданы һәм тозны өстибез. Әкренләп сөтне салабыз һәм йомшак итеп камыр басабыз. Камырны 4 өлешкә бүлеп алып куеп торабыз.
Кара җимешне, күрәгәне һәм лимонны аерым-аерым блендерда вакларга, һәрберсенә 3 аш калагы шикәр комы өстәргә. Әзерләнгән камырларны җәеп табага катлам –катлам салырга. Катламның беренче өлешенә- кара җимешне, икенче өлешенә- күрәгәне, өченче өлешенә-лимонны салырга. 4 катламны өстенә җәеп, майлап, чәнечке белән тишкәләргә. Һәм 180 градуста 40 минут пешерергә. Чәйләрегез тәмле булсын!

Читайте нас: