Авылда яшәвең мең артык...
Нижгарда булган бу хәл. Күршеләрен ат кешнәгән тавыш белән иза чиктергән кешегә карата җинаять эше ачылган.
Ул да булса, бер кеше ике ел дәвамында күршеләреннән үзенчәлекле итеп үч алган. Ул аларны атның тояк тавышлары һәм кешнәве яздырылган аудиоязма акыртып интектергән. Әлеге вакытта ул ике айга кулга алынган, дип хәбәр итә РИА «Новости» төбәк Эчке Эшләр Министрлыгының матбугат хезмәтенә таянып.
Бу күпфатирлы йортта яшәүчеләр көн озыны колак тондыргыч шул тавышларны тыңлап яшәргә мәҗбүр булганнар.
Атларны яратучы бу кеше белдерүенчә, ул өске каттагыларның иртән “так-ток” басып йөрүенә үч итеп шушы ысулны сайлаган. Иртән астагы каттагы ул кешегә кыенрак булса, ат кешнәвеннән бөтен подъезд халкы иза чиккән.
Аптыраган күршеләр берничә тапкыр полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Суд бу кешегә 5 мең сум штраф салган. Административ тәртип кагыйдәләрен бозучы аны түләмәгән.
Нәтиҗәдә, бу кешегә карата РФ ҖК 117 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 46 яшьлек адәмне ике айга рәшәткә артына утыртып куйганнар. Әле тикшерү эшләре дәвам итә.
Ахырда ни булып бетәр, әмма Яңа елны каршылаганда, каникулларда нижгарлыларның колаклары тынып торыр инде.
Кызык, кем-кемне җиңеп туктар, өстәгеләр саграк басып йөри башлармы да, ат тавышлары тынармы?
Һай, ул күпфатирлы йортларның “рәхәтлекләре”, үзебез генә беләбез!..