Җәмгыять
11 Декабря 2019, 12:50

Минтимер Шәймиев Лужковны искә алды

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чордашы Лужков хакында ни диде?

title
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чордашы Лужков хакында ни диде?
ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шушы көннәрдә бакыйлыкка күчкән Юрий Лужков турында бик җылы истәлекләр белдерде.
«Ул патриот, Русиянең тугры улы һәм бик тырыш кеше. Кайда гына эшләсә дә, эшен яратып эшләде. Һәр тармакта уңышларга иреште. Унсигез ел Мәскәү мэры булды. Халык аны яратты һәм эшен хуплады. Аны 70-80% хуплады», — дип сәясәтченең сүзләрен җиткерә “Реальное время” хәбәрчесе.
М.Шәймиев Лужковның Русия башкаласын зурлавын, нефть һәм химия тармагында уңышлы эшләвен белдерә.
“Без аның белән дуслар булдык. Аның әнисе Башкортстаннан. Ул моны еш искә ала иде. Ул якларны ярата иде”, — диде Шәймиев.
Минтимер Шәрип улы белдерүенчә, Юрий Лужков вазифадан киткәч тә илдә калып бар көченә эшләде. Лужков ярдәмендә “Бердәм Русия” фиркасе төзелде.
«Нинди генә катлаулы хәлләр туса да, бер-беребезне дусларча аңлап, ярдәм итешә идек. Ул лидер, туган иленә бирелгән кеше иде», — ди сәясәтче.
Читайте нас