Синоптиклар республикадагы аномаль җылы һава торышы турында сөйләде һәм алдагы ялларга үз фаразларын җиткерде. “Декабрьнең узган көннәре җылы килде, 6 декабрьдән исә – аномаль җылы. Уртача температура гадәттәге нормалардан 8-12 градуска җылырак булды. Мисал өчен, 9 декабрьдә “Уфа-Дим метеостанциясендә һава температурасы +4,2 градуска кадәр җылынды. Соңгы тапкыр шундый чамадан тыш җылы һава торышы 2008 елның декабрендә күзәтелгән”, - дип хәбәр ителә Башгидрометүзәк сайтында.
Мондый югары температуралы режимны Русиянең Европа өлешендәге һәм Уралдагы атлантик һава массалары билгели. Әмма атна ахырында һәм ялларда һава шартлары үзгәрүе ихтимал, диләр сноптиклар. Республика территориясенә салкынрак һава массалары килеп керәчәк.
“Уртача салкынлыктагы һава торышы күзәтеләчәк. Һава темпераатурасы үзенең гадәттәге күрсәткечләренә якынаячак. 12 декабрьдә атмосфера фронты зонасында кар явып үтәчәк”, - диләр белгечләр.
Әйбәт булыр иде. Югыйсә тышка чыксаң, озын кышлар үтеп, яз җитүен хәтерләтә.