Шушы елларда Уфа тирәли транспорт боҗрасы төзеләчәк. Бу хакта 10 декабрьдә БР Дәүләт Җыелышына булган Юлламасында Радий Хәбиров хәбәр итте.
“Йөк составларының барысы да Уфаны урап узачак. Мәскәү тимер юлы боҗрасындагы кебек шәһәр тирәли уңайлы электр поездлары җибәрәчәкбез. Гомумән, юллар – катлаулы мәсьәлә. Әмма ул иң өстенлеклесе дияр идем. Чөнки юллар – кешеләр уңайлылыгы һәм икътисад үсеше генә түгел. Иң мөһиме – хәвефсезлек. Яхшы юллар киләчәктә берни дә янамаячак дигәнгә ышаныч тудыра ул. Һәм чыганакларны да моңа жәлләмәячәкбез. Быел республиканың Юл фонды, барлык рекордларны да узып, 23 миллиард сумга җитте. Без Уфага кергәндә (көньяк керү юлы) күпер төзибез әле. Көнбатыш чыгу юлында да эшләрне дәвам итәчәкбез. Интернациональ урамында күпер проектын төзү эшләре бара. Салават Юлаев проспектының дәвамын төзү өстендә дә эшлибез”, – диде Радий Хәбиров.
Бер ел эчендә 1,5 мең км юл ремонтланган дип белдерде төбәк җитәкчесе. 900 км шоссе юллары түшәлгән. 50 км автомобиль юллары, 5 күпер төзелгән.
“Октябрьдә Караиделдә күпер ачтык. Халык аны дистә еллар дәвамында көткән. Моңа кадәр республиканың төньяк-көнбатышыннан төньяк-көнчыгышына барыр өчен Уфа “бөке”ләрен һәм “М-5” трассасын кичеп, 300 километрдан артык юл үтәсе иде. Бу күпер төзелгәч, бик күпләр җиңел сулап куйды”, – диде Радий Фәрит улы.